Апаста узган самбо ярышында яшь самбочылар җиңү яулады

2021 елның 20 декабре, дүшәмбе

Районыбыз самбочылары командасы икенче урынга ия булды.

“Алга” яшүсмерләр клубында узган самбо ярышында Апас, Буа, Кама-Тамагы һәм Биектау районнарының яшь самбочылары көч сынашты. Нәтиҗәдә, беренче урынны Буа егетләре командасы яулады. Икенче урынга Апас самбочылары, өченче урынга Биектау командасы һәм дүртенче урынга Кама-Тамагы спортчылары ия булды. 
“Уеннар оешкан төстә узды. Яшь самбочылар сынатмады. Барлык җиңүчеләргә Грамоталар, медальләр, истәлекле бүләкләр тапшырылды”, - дип хәбәр итте районның яшьләр үзәге җитәкчесе Илдар Салаватов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International