Безнең республика, безнең район бүген мөмкин кадәр күбрәк гомерләрне саклап калу өчен көрәшә. Табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерлар урыннарда коронавирус авыруына каршы көрәшнең алгы ягында торалар.
Бөтен көчне куеп, алар вакцинацияләүнең мөһимлеге турында аңлату эшләре алып баралар.
Коранавирус йогышы безне ташлап китәргә ашыкмый. Ул халыкның сәламәтлегенә шактый зыян китерә, күп кенә гомерен өзә. Соңгы вакытта авыруның яңа штаммнары барлыкка килде. Билгеле булганча, алар Россиядә дә таралган инде. Алар безгә нинди фаҗигаләр китерәчәк, тагын да зур югалтулар булмасмы? Шуңа күрә халыкка хәлнең бөтен җитдилеген җиткерергә һәм вакцинацияне дәвам итәргә кирәк.
Баш табиб Алмаз Алиуллин шулай ук бүгенге көндә Урта Балтайда махсус госпиталь эшләвен билгеләп үтте. Киңәшмәдә фельдшерларның ветераннар Советы, социаль ярдәм хезмәткәрләре, авыл активы белән үзара хезмәттәшлегенең мөһимлеген ассызыкладылар.
Аннан Кыш Бабай һәм Кар кызы апаларына Яңа ел бүләкләре тапшырдылар. Район мәдәният хезмәткәрләре медицина хезмәткәрләренә үз чыгышларын бүләк иттеләр.