Апастан Бигеевлар солдат улларын каршы алды

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Апаста яшәүче Раил һәм Зөлфия Бигеевлар уллары Ранилны узган елның 13 декабрь көнендә солдат хезмәтенә озатканнар иде.

Бу көннәрдә генә Ранил хәрби бурычын үтәп, туган йортына кайтты.

“Бик дулкынландыргыч вакыт. Баласы читтә булган әнинең йокысы тыныч була алмый инде аның. Түземсезлек белән кайтуын көттек. Яхшы хәбәрләр ишетеп тордык. Бүген шатлыгыбыз зур– ди Зөлфия апа.

Ранил элемтә техникумын тәмамлап, армия сафларына китә. Хәрби хезмәтен иң элек Ульяновск өлкәсендә башлый. Хәрби хезмәтен Ленинград өлкәсендә элемтә гаскәрләрендә тәмамлады.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International