Районда һәр бала Кыш Бабай бүләге алачак

2021 елның 22 декабре, чәршәмбе

Бүләкләр әзерләнгән.

Яңа ел — елның иң серле һәм көтеп алынган бәйрәме. Аның килүен балалар да, олылар да түземсезлек белән көтә. Бу көннәрдә районда бәйрәмгә әзерлек чаралары алып барыла. Кыш Бабай бүләкләре дә әзерләп куелган. 20-23 декабрь көннәрендә алар нәни дусларга тапшырылачак.
“Кыш Бабай бүләген барлык балалар да - мәктәп укучылары, балалар бакчаларына йөрүчеләр һәм өйдә торучылар да алачак. Бүләкләр әзер”, - дип белдерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International