<url> Шиһабиева Ләйлә Искәндәр кызы, "Йолдыз" газетасы журналисты татар телендә массакүләм мәгълүмат чаралары арасында 2 нче урынны яулады
#Зур Күккүз авыл җирлеге җирле үзидарә органнары арасында 2 нче урынны яулады.
Карат Каратун балалар бакчасы гөлчәк " мәктәпкәчә белем бирү учрежденияләре арасында 2 урынны яулады.
Конкурста катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, республикада әйләнә - тирә мохит проблемаларына зур игътибар бирелә һәм «ЭКОлидер» кебек конкурслар моңа ачык дәлил.
Республиканың сәламәт яшәү рәвешен һәм экологиясен саклауга үз өлешен кертүчеләрнең барысын да конкурста җиңү белән котлады һәм аларның хезмәтләре һәм актив тормыш позициясе өчен Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерде.