Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың муниципаль берәмлекләре вәкилләренә коммуналь техника ачкычларын тапшырды.

2021 елның 23 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика муниципаль берәмлекләре вәкилләренә яңа коммуналь техника ачкычларын тапшырды. 

 

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Яңа ел алдыннан һәм муниципаль берәмлекләр съезды алдыннан файдалы һәм яхшы эшләр кылу традициясе барлыгын искә төшерде. «69 берәмлек техника районнарга җибәреләчәк. Безнең муниципалитетлар өчен яңа ел бәйрәме-ул һәрвакыт икеләтә йөкләмә, чөнки чиста юлларны, йортларны җылылык, газ белән өзлексез тәэмин итәргә кирәк. "Яңа коммуналь техника яңа елда ук үз бурычларын үтәячәк", - диде Татарстан Президенты.

 

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, моннан тыш, тагын 86 берәмлек техника районнар өчен билгеләнгән, һәм алар да якын арада киләчәк

 

Белешмә өчен:

 

Барлыгы 2021 елда 155 берәмлек коммуналь һәм махсус техника сатып алуга 1,1 млрд. сум бүлеп бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International