«Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XVI съезды эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.
Апас районыннан делегация составында район башлыгы Айрат Җиһаншин, район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Болын-Балыкчы авыл җирлеге башлыгы Марат Фәйзрахманов, Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзеев, Коштавы авыл җирлеге башлыгы Хуҗат Сабиров, Урта Балтай авыл җирлеге башлыгы Илфир Гәрәев, Иске Йомралы авыл җирлеге башлыгы Рамил Моратов, Чирмешән авыл җирлеге башлыгы Айрат Зиннәтуллин бар иде.