Казанда башлангыч бүлекләр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.Бүләкләү тантанасы «Бердәм Россия»төбәк сәяси советы президиумы утырышы кысаларында узды. Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде.
Апас районы «Бердәм Россия» партиясенең Кызылтау беренчел бүлекчәсе авыл җирлекләрендә партия бүлекләре арасында беренче урынны яулады. Фәрит Хәйруллович Марат Нуриевка җиңүче статуэткасы һәм кыйммәтле бүләк-ноутбук тапшырды.
Котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!