20 декабрьдән 31 декабрьгә кадәр районда «Чыршы»оператив-профилактик операциясе уза.
Профилактик чаралар барышында урман кишәрлекләрендә даими тикшерүләр үткәреләчәк.
«Буа урманчылыгы» дәүләт казна учреждениесе җитәкчесе Илнар Гатауллин хәбәр иткәнчә, гражданнарга урман утыртмаларын законсыз кискән, зыян күргән яки үз белдеге белән кискән өчен гражданнарга – 3 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 20 меңнән 40 мең сумга кадәр, юридик затларга 200 меңнән 300 мең сумга кадәр административ штраф яный. Өстәвенә, законсыз рәвештә агач киселгән зат урманга китерелгән зыянны капларга тиеш.
- Гражданнар үз ихтыяҗлары өчен ирекле рәвештә ауган агачны җыя ала. Көчле җил, бураннар яки күп кар яву нәтиҗәсендә сынган коры ботаклар яки агач кәүсәләре күз алдында тотыла, әмма агач киселгән урыннарда агач калдыклары булып тормый. Ә мондый ботакларны урманда, аларны кисмичә, кул кораллары (балта, кул пычкы) ярдәмендә генә җыярга була, - дип хәбәр итте «Буа урманчылыгы» ДКУ җитәкчесе Илнар Гатауллин.
Урман законнарын бозу фактлары турында турыдан-туры урман саклауга 8-800-100-94-00 номеры буенча, шулай ук 8 (843) 221-37-95 номеры буенча «урман янгыннарын сүндерү үзәге» ДБУның региональ диспетчерлык хезмәтенә хәбәр итәргә мөмкин.