Күз алдымда шундый үрнәк булып, мин, олылар, медицинага юл сайладым. - Икеләнмичә Яшел Үзәнгә медицина училищесына юл тоттым, - ди Урта Балтай авылы фельдшеры Рузия Хөснетдинова.
Күргәнебезчә, аның хыялы тормышка ашты. Менә инде 35 еллап Рузия апа җирлек халкының сәламәтлеге сагында тора.
Рузия апа хезмәт эшчәнлеген 1986 елда район үзәк хастаханәсендә башлый. Бу еллар эчендә һөнәр аңа бик күп сынаулар бирде: хирургия бүлегендә Төнге дежурлыклар да, ашыгыч ярдәм бүлегендә эшләү өчен зур җаваплылык та.
- Әгәр дә син яхшы белгеч икән, барыбер хезмәт юлы башында борчыласың. Практиканы да ныгытырга, тәҗрибә тупларга кирәк. Пациентларга система куярга, хирургия бүлегендә уколлар ясарга өйрәндем. Хезмәттәшләр мине хупладылар, яшь белгечкә ярдәм итәргә ашыктылар, - ди Рузия апа, хезмәт юлының башланганын искә төшереп.
1994 елда Урта Балтай авылында туып-үскән Ринат абый белән гаилә коралар, шуннан Рузия апа массажист буларак участок хастаханәсенә эшкә кайта. Соңрак бер елдан артык Түбән Балтай авылында фельдшер булып эшли.
2005 елдан Рузия апа гомуми практика табиблары белән эшли. Бу аларның уң кулы эштә.