Урта Балтай участок хастаханәсенең гериатрия бүлеге өлкән яшьтәге кешеләрнең беренче төркемен кабул итте. Амбулаториядә барысы да яңача. Стоматология кабинеты, интенсив терапия палатасы, физкультура Кабинеты, массаж кабинеты, ашханә район халкына заманча шартларда хезмәт күрсәтә.
– Бүген без участок хастаханәсе исемен алдык. Без дәвалауны гериатрия буенча гына уздырмыйбыз, 65 яшьтән өлкәнрәк, коронавирус белән авырган кешеләрне дә тернәкләндерәбез. Коронавирус йогышы кими бара. Ләкин күчергәннән соң өзлегүләр булган очраклар күп. Дәваланган пациентларны хастаханәдән алалар һәм монда тернәкләндерү өчен җибәрәләр. Әлегә биредә районның 16 кешесе дәвалана. Үзәк алты районга хезмәт күрсәтә. Яңа елдан соң күрше районнардан да пациентларны кабул итәчәкбез, - ди районның баш табибы Алмаз Алиуллин.
Һәр пациент игътибар үзәгендә. Барыннан да элек, авылдашларын район үзәк хастаханәсе табиблары карый, диагноз куялар, дәвалау билгеләнә. Үзәк һәр атнаның чәршәмбесендә хастаханә белгечләре тарафыннан хезмәт күрсәтәчәк. Биредә бу көннәрдә эндокринолог, хирург, окулист, хатын-кыз табиблары, УЗИ эшләячәк. Белгечкә мөрәҗәгать итәргә һәм консультация алырга була.