Казанда якынлашып килүче Яңа ел хөрмәтенә ярминкә узды. Шимбә көнне район халкы Осиново бистәсендә авыл хуҗалыгы товарлары тәкъдим итте.
– Район хуҗалыклары, авыл җирлекләре, мәктәпләр, Аграр көллият, фермерлар "Салават Күпере" торак комплексында яшәүчеләргә 20 тоннадан артык ашлык, 10 тонна катнаш азык, салам, печән, бал, ит, сөт продуктлары, бәрәңге, кабак, кәбестә, кишер һәм башка яшелчәләр, төрле тәм – томнар, камыр ризыклары алып килделәр, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов.
Ярминкә узган мәйданда сатып алучылар иртәнге алтыдан башлап җыелды. Һәркем теләгән товарны сатып алырга ашыкты. Авыл җирлекләре шәһәр халкы өчен бик күп азык-төлек һәм товарлар алып килгәннәр.
Ярминкә Яңа ел алды рухында узды. Кыш бабай белән Кар кызы үз теләкләре, шаярулары белән сатып алучыларның кәефен күтәрделәр. Район мәдәният хезмәткәрләре үз чыгышларын бүләк иттеләр. Авыл халкы ярминкәдән, бәйрәм концертыннан бик канәгать калдылар.