22 декабрьдә энергетиклар Көне билгеләп үтелде. Энергетика хезмәте югары дисциплина һәм җаваплылык таләп итә.
Бүгенге көндә район электр челтәрләрен оештыруда 41 кеше эшли. Аларның һәркайсы-үз эшенең остасы.
Район электр челтәрләренең үткәне һәм бүгенгесе турында күбрәк белү өчен без оешма җитәкчесе Ленар Гафаровка сораулар белән мөрәҗәгать иттек.
- Безнең районда район электр челтәрләре оешмасы 1975 елда барлыкка килде. Моңа кадәр без Буа электр челтәрләренең Апас участогы дип саналдык. Әлбәттә, район электр челтәрләре хезмәткәрләре эшләгән еллар эчендә бик күп авырлыклар аша үтте. Вакытлар узу белән оешма ныгыды, техник җиһазланыш яхшырды, шартлар яхшырды, – дип сөйли оешма җитәкчесе.
Биредә административ бина төзелгән, җылы гаражлар җиһазландырылган. Район халкы озак еллар оешма белән җитәкчелек иткән Хәмит Гашигуллин, Илдус Фәсхиев һәм Габделхак Җиһаншин турында ихтирам белән сөйлиләр. Алар эшләгән елларда бөтен район буенча агач баганаларны заманча итеп алыштырдылар. Линияләрнең ышанычлылыгы артты. Район башлыгы Айрат Җиһаншин үзе дә озак еллар электр челтәрләрендә эшләде, район тормышына саллы өлеш кертте. Бүген районда «акыллы исәпләгечләр»урнаштыра башладылар. Алар электр энергиясен интернет аша куллану күрсәткечләрен үзләре тапшыралар.
– 2021 елның гыйнварында Апас һәм Кайбыч электр челтәрләре берләште. Хәзер безнең коллективта 74 кеше эшли. Хезмәткәрләрнең күбесе уку үзәкләрендә әзерлек уздылар һәм белемнәрен ныгыттылар. Эшләрнең 80% ы киеренкелек белән башкарыла, ягъни ремонт эшләре вакытында электр энергиясе белән тәэмин итү туктатылмый, – ди җитәкче.
Район электр челтәрләре коллективы тәүлек әйләнәсе Халыкны электр энергиясе белән тәэмин итүдә өзеклекләр булмасын өчен кулдан килгәннең барысын да эшли.