«Бердәм РОССИЯ» партиясе «Яңа ел белән, ветеран!» мобиль ярдәм бригадалары " проекты кысаларында. Исегезгә төшерәбез, бу акция традициягә әйләнде һәм инде икенче ел рәттән үткәрелә.
Әлеге акция кысаларында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов Бөек Ватан сугышы ветераны Фәрит Юнысовның хәлен белеште һәм аңа «Бердәм РОССИЯ» партиясеннән һәм шәхсән үз исеменнән азык-төлек пакетлары тапшырды.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бәйрәм алды көннәрендә барлык дәрәҗәдәге депутатлар Бөек Ватан сугышы ветераннары янына барып, тагын бер кат «рәхмәт» әйтергә һәм Яңа ел белән котларга, ярдәм итәргә кирәк икән, ярдәм итәргә тиеш.
«Катлаулы вакытта коронавирус чикләүләре вакытында игътибар, кайгырту гади кеше аралашуы – безнең һәрберебез ветераннар өчен эшли ала торган нәрсә. Бу уникаль кешеләр, илебез горурлыгы зур рәхмәт һәм аларның сугышчан батырлыгы өчен баш иябез!"- дип уртаклашты бу вакыйга белән Илдар Ирек улы.