Аның мәдәният йорты тирәсе җәй көне чәчәкләргә күмелә, кыш көне җем-җем килеп янган утлар белән бизәлә. Мәдәни чаралар да еш уза.
Нәтиҗәле хезмәте өчен Гөлназ Миңнуллина 2021 елда Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
“Тормыш иптәшем Рөстәм хезмәтемдә төп терәк. Бергәләп район күләмендә узган чараларда да катнашабыз. Рөстәм пешергән коймаклар инде танылырга да өлгерде“, – ди Гөлназ апа.