Узып баручы елда паспорт – Россия Федерациясе гражданинының төп документы-безнең районның 51 яшүсмеренә тапшырылды.
Шушы көннәрдә Россиянең тулы хокуклы гражданнары булып декабрь аенда 14 яшь тулган тагын 11 егет һәм кыз танылды. Егетләр һәм кызлар өчен "Алга" яшүсмерләр клубында бәйрәм чарасы оештырылды, аларга котлау сүзләре җиткерелде, җырлар яңгырады.