Хәзерге вакытта Болын-Балыкчы мәктәбе төзекләндерелә.
Түбәсе алмаштырылган, бина җылытылган һәм матур металлокерамик плиткалар белән тышланган. Керү юллары брусчатка белән түшәлгән. Бинаның бер канаты балалар бакчасы өчен биреләчәк. Шулай ук районның яшьләр үзәгендә ремонт эшләре дәвам итә. Бинада тышкы һәм эчке эшләр башкарыла.