“Халык күңелен яулаган яшь табиб” җиңүчесе бүләкләнде

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Әлеге исемгә Апас кызы, район үзәк хастаханәсенең теш табибы-терапевт Инзилә Шәрәфуллина ия булды.

Апасның Үзәк ял паркында узган яңа елны каршы алу бәйрәмендә “Апастово – информ” филиалы җитәкчесе Гүзәл Хилавиева җиңүчене тәбрикләп “Ел табибы-2021” кубогы һәм бүләк тапшырды.
Инзилә Шәрәфуллина барлык райондашларны, кайткан кунакларны бәйрәм белән котлады.
“Әлеге бәйгедә катнашуыма бик шатмын. 1356 тавыш җыеп җиңүгә ирештем. Яклап тавыш бирүегез өчен чын күңелдән рәхмәт. Барыгызны да яңа ел белән тәбрик итәм. Сәламәтлектә, тыныч-имин тормышта яшәргә булсын”, - диде ул.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International