Табигатьне саклау эшенә үз өлешләрен керткән, үз эшләрен, идеяләрен тәкъдим иткән район халкы ел саен үткәрелә торган “Эколидер“республика конкурсына 2021 елга йомгак ясау тантанасына чакыру алды.
Конкурста Зур Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова, Каратунның “Гөлчәчәк“ балалар бакчасы мөдире Мөнирә Садриева катнашты һәм призлы урыннар яуладылар.
Җирле үзидарә органнары арасында икенче урынга Зур Күккүз авыл җирлеге, “Гөлчәчәк“ балалар бакчасы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары арасында икенче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә дипломнар, сертификатлар, кубоклар тапшырылды.