Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова өчен 2021 ел аеруча уңышлы булды. Ул «Татарстан Республикасының атказанган укытучысы»исеменә лаек булды.
Шулай ук район хатын-кыз депутатлар берләшмәсе җитәкчесе буларак, «Ел лидеры»республика конкурсында беренче урынны яулады. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Иң яхшы иҗтимагый оешма» номинациясендә җиңү белән котлады һәм Диплом тапшырды.
Гүзәлия Зыятдинова балалар белән менә 24 ел эшли. Соңгы 7 елда ул үзен тырыш җитәкче буларак танытты. Җәмәгать эшләреннән дә читтә калмый. Шәһәр тибындагы Аксубай бистәсе башкарма комитеты депутаты булып тора. Апас муниципаль районы