Яшьләрне спортка җәлеп итүгә зур өлеш керткәне өчен

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Биеш мәктәбе директоры Зөфәр Замдиханов үсеп килүче буынны спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә тарту өчен күп көч куя.

Ул ел саен Ижау мәктәбе базасында үз Кубогына һәм призларына волейбол буенча ярышлар үткәрә. Десантчылар берләшмәсе җитәкчесе буларак, бадминтон Уеннарын оештыруга күп көч куя.
- 2021 елда ярышлар унынчы тапкыр узды. Кубок янә безнең мәктәп укучылары кулында калды. Ә менә бадминтон буенча ярышлар беренче тапкыр үткәрелде. Ярышлар быел да узар дип өметләнәбез, – ди ул.
Зөфәр Замдихановка яшьләрне спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тартуга керткән зур өлеше өчен район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International