Фарук абый белән Гөлгенә апа Нигъмәтҗановларның иңгә-иң куеп, бер гомер юлыннан китүенә 55 ел узды.
Озак еллар дәвамында бер-берсенә карата мәрхәмәтле, ихтирамлы мөнәсәбәт тә ныгый торган хисләрне ир белән хатын озак еллар бергәлегенең сере дип саныйлар.
- Танышуыбыз, аралашу башы да кызыклы булды. Без икесе дә Крутушка шифаханәсендә ял иттек. Кышкы матур көннәрнең берсе иде. Дуслары белән чаңгыда шуарга килештек. Гөлгенә дә ул көнне чаңгыда шуарга чыккан икән. Менә шулай безне спортка мәхәббәт берләштерде дә. Гөлгенә белән күрү өчен миңа Апас белән Казан арасында күп йөрергә туры килде, - дип башлады мәхәббәт тарихын Фәрук абый.
Ул Казанда туып-үскән Гөлгенә апаны тормыш юлдашы итеп сайлавына бер генә минутка да үкенмәде, дип билгеләп үтте.
10 сыйныфны тәмамлагач, Фәрук абый Буада механик һөнәрен үзләштерә. Аннан ХРСТА шофер булып эшли. Тырыш, тәртипле егетне тиз күреп алалар һәм механик итеп билгелиләр. Биредә ул 25 ел эшләде. Шулай ук 12 ел керамзит карьерасы җитәкчесе, биш ел авыл советы рәисе була.
– Бу еллар аеруча истә калды. Газлаштыру еллары булды. Апас һәм Иске Әнәле авылларының барлык урамнарын газлаштырдылар. Ул вакытта безгә яхшы эшләргә туры килде, – ди Фарук абый.
Гөлгенә исә Казанда яшәгән вакытта туку-галантерия фабрикасында эшләгән. Кияүгә чыкканнан соң күп еллар Апас Пенсия бүлегендә эшләде. Шуннан лаеклы ялга чыга да.