Гөлназ Миңнуллина Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Менә 12 ел инде Гөлназ Миңнуллина Морзалар авыл мәдәният йорты мөдире булып эшли.

Мәдәният йорты тирәсендәге Территория җәй көне чәчәкләргә күмелеп утыра, ә кышын Яңа ел утлары белән бизәлеп тора. Биредә еш кына мәдәни чаралар үткәрелә.
2021 елда нәтиҗәле хезмәте өчен Гөлназ Миңнуллина Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.
- Ирем Рөстәм-минем эшемдә төп таяныч. Без бергә район күләмендәге чараларда катнашабыз. Рөстәм әзерләгән коймаклар инде зур танылу алды, - ди Гөлназ апа.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International