Кечкенә Аделина өчен яңа ел көтелмәгән бүләктән башланды

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

Апасыбызның мәрхәмәтле егетләре, кияүләре кечкенә кызга телефон һәм күчтәнәч-пакет бүләк иттеләр.

Бар эштә дә тырыш, уңган, баскан җирдән ут чыгаручы егетләр Фәрит Насретдинов, Марат, Ранис, Ирек, Илнар Галиуллиннар яңа елны мәрхәмәтле гамәлдән башлап җибәрделәр. Аделина Җантимерова телефон бүләкне бик шатланып кабул итте, абыйларына рәхмәт әйтте.
“Гаиләбез белән Апаска кунакка кайттык. 30 нчы декабрь көнне кечкенә балабызның кинәт тән температурасы күтәрелде. Хастаханәдә безне кабул иттеләр, тиешле ярдәмне күрсәттеләр. табибларга олы рәхмәтебез. Шунда бик акыллы, матур кыз Аделина белән таныштык. Ул безне күңелсезләнеп озатып калды. Шул бала күңелемә кереп калды. Менә шулай туганнар, дуслар белән сөйләштек тә Аделинага бүләк ясарга булдык”, - диде Апас кияве Фәрит Насретдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International