Аюкөйдергән авылында яшәүче әтиебез Гыйльметдинов Гаяз Гыйльфан улы 90 яшьлек гомер бәйрәмен каршылады. Шулай ук әтиебез белән әниебез бриллиант туйларын да билгеләп үттеләр.
Әтиебезнең балачагы, үсмер чагы матурлыгы белән төпсез күл буена сыенып утырган сихри табигатьле Аюкөйдергән авылында узды. Һәм бүгенге көнгәчә әтиебез шушы нигездә гомер кичерә.
Синең тормыш юлың җиңелләрдән генә булмады, әти! Тормыш юлыңны якты өлге итеп алырлык, меңнәргә үрнәк булырлык итеп яшәдең һәм яшисең. Хезмәт юлыңны да шушы туган авылыңа багышладың.
Безне аякка бастырып, олы юлга чыгарганчы, сиңа күп сынаулар үтәргә туры килде. Әниебез белән матур гына тормыш корып, көтеп алган, бер-бер артлы туган балаларыгызны җирләүләр эзсез генә югалмады, әлбәттә. Синең маңгаеңа бик күп сырлар өстәде. Шулай булса да, әни белән сезнең рухыгыз сынмаган, иңегезгә төшкән кайгыларны сабырлык белән кичерә белгәнсез.
Әти! Син безнең өчен олы җанлы, киң күңелле кеше, таянычыбыз, ышанычыбыз, киңәшчебез, җылы кояшыбыз, рух чишмәбез, яшәү өлгебез! Син тормыш авырлыкларын үз җилкәңдә җиңә килдең, балаларыңа, туганнарыңа сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәген күрсәтеп яшисең. Һәрвакыт ягымлы, йомшак күңелле генә булып калмыйча, кирәк вакытта кырыс та була белдең. Әниебезне һәрвакыт хөрмәт итеп яшәдең һәм хәзер дә күңел җылыңны һәрберебезгә өләшәсең. Шулай ук әниебезгә дә рәхмәтләребез чиксез. Әтиебезне гаиләдә олылап яшәде. Туган нигезгә кайтканда, кочак җәеп каршы алдыгыз, догаларыгыз белән озатып калдыгыз. Әти! Син оныкларың өчен дә өзелеп торасың. Киләчәктә дә өебез ямьле, ризыклы булсын! Балаларыгызның, оныкларыгызның игелекләрен күреп яшәгез! Әни белән бер-берегезгә куаныч, ышаныч, терәк булыгыз! Алдагы көндә дә сау-сәламәт булып, безнең шатлыкларга сөенеп яшәргә язсын иде.
Әти! Сиңа кояш нурыдай аяз көннәр, исәнлек-саулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Безне сөендереп озын-озак яшә. Сез исән-сау булганда гына без дә бәхетле.
Балачактан әтиебез күпне күргән, күпне кичергән.
Әни белән тормыш корып тормыш сукмакларын ул үткән.
Маңгаеңда сырлар үткән еллар,
Борчуларның эзе - ак чәчең.
Барыбыз да бүген тәбриклибез,
Котлы булсын юбилейларың.
90 яшькә кадәр генә кешедә чәч агара ди,
90ннарны узып киткәч ул
Яңадан карала ди.
Хак Тәгалә күпсенмичә
Рәхмәтле булсын.
Саулык һәм тынычлык белән имин тормышлар бирсен.
100 яшеңне каршы алганда да әти,
Оныкчыклар сиңа килсеннәр.
Күп яшәде дәү әти димәсеннәр.
Озак яшә әле дәү әти дисеннәр.
Иң изге теләкләр белән - кызларың Илгизә, Ләлә, Дамирә, улың Зөфәр. Кияүләрең, оныкларың, оныкчыкларың.