Балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавы, изге теләкләре юлланды, тәмле күчтәнәчләре ирештерелде.
Районыбызның уку алдынгылары, республикакүләм бәйгеләрдә, фән олимпиадаларында, смотр-конкурсларда призлы урыннар алучылар, мөмкинлекләре чикләнгән һәм әти-әни назыннан мәхрүм балалар бергәләшеп район мәдәният йортында район башлыгы Чыршы бәйрәменә җыелдылар. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина балаларга район башлыгы Айрат Җиһаншинның бәйрәм котлавын, изге теләкләрен ирештерде.
“Сез – безнең киләчәгебез! Сәламәт булыгыз! Алга омтылып яшәгез”, - диде ул.
Район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева районда балаларга белем алу, сәләтләрен үстерү өчен мөмкинлекләр булдырылуын билгеләп узды, киләчәктә дә уңышлар теләде.
Район мәдәният хезмәткәрләре якташыбыз Әмир Камалиевның “Кар калада яңа ел бәйрәме” дип исемләнгән пьесасын тәкъдим иттеләр.
Балалар бәйрәм-тамашадан тәмле бүләкләр алып, канәгать калып, тагын да тырышыбрак укырга, тагын да активрак булып, киләсе елга да кабат очрашырга сүз биреп таралыштылар.