Акъәби котлаулар кабул итте.
Мөсфирә әби Шәрәповага Ил Башлыгының Котлау хаты, район башлыгының тәбрикләүләре, күчтәнәчләре, чәчкәләре тапшырылды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина үз аякларында йөреп, үз күзләре белән күреп гомер көзләрен үтүче акъәби өчен сөенүен белдерде, алга таба да сәламәт булып, күтәренке рух белән гомер кичерүен теләде.
“Сезне котларга барлык якыннарыгыз, балаларыгыз, оныкларыгыз җыелган. Бу үзе зур бәхет. Кадер-хөрмәттә яшәвегезгә сокланам, шатланам. Алга таба кабат күрешергә булсын”, - диде ул.
Авылның иң хөрмәтле акъәбисенә Ишеево авыл җирлеге исеменнән дә котлаулар юлланды. Авыл җирлеге башлыгы Ринат Сатдинов барлык авылдашларның ихлас котлауларын ирештерде.