Биештә Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр

2022 елның 10 гыйнвары, дүшәмбе

7 гыйнвар көнне Биештә Раштуа бәйрәмен билгеләп үттеләр. Иоанн Предтечи чиркәвендә бәйрәм гыйбадәте узды.

Бәйрәм иртә белән чиркәүдә башланды, анда Иоанн әтисе Рождественская служба үткәргән. Тантанада район башлыгы Айрат Җиһаншин да катнашты. 
- Безнең районда күп милләт вәкилләре тату яши. Барыгызны да бәйрәм белән тәбрик итәм, барыгызга да тынычлык һәм сәламәтлек телим, - дип теләде ул. 
 Бәйрәм Биеш мәдәният йортында театральләштерелгән тамаша белән дәвам итте. Җыелучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, Буа шәһәренең Троицк приходы настоятеле протоиерей Иоанн Ткачук, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев якты бәйрәм белән котладылар. 
Биеш авыл җирлегендә һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләр яхшы ял иттеләр, дуслары һәм туганнары белән Раштуаны билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International