Ярышта Апас, Кама Тамагы, Казан, Яшел Үзән, Кайбыч, Буа, Чүпрәледән 120 көрәшче катнашты. Казан шәһәреннән һәм Чүпрәледән икешәр команда килде.
Ярыш иртәдән кичкә кадәр дәвам итте һәм оешкан төстә барды.
Барлык җиңүчеләргә бүләкләр, медаль һәм Мактау грамоталары бирелде. Бүләкләү тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты.