10 гыйнварда Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Гафаров Ринат Чүпрәле муниципаль районы башлыгы урынбасары Ярухин Алексей Урта Балтай участок хастаханәсендә булды. Аларны Апас муниципаль районы башлыгы Җиһаншин Айрат , Апас РҮХнең баш табибы Әлиуллин Алмаз һәм табиб Рәхмәтуллин Айрат озатып йөрде.
Кунаклар районара педиатрия бүлегенең эше белән таныштылар, бүлек пациентлары белән аралаштылар, аларның хәл-әхвәлләре белән кызыксындылар. Бу койкаларда якын-тирә районнарда (Апас, Кайбыч, Буа, Чүпрәле, Тәтеш, Кама Тамагы) өлкән яшьтәге пациентлар комплекслы дәвалана алачак.
Реклама
Кунаклар яшәү һәм ял итү бүлмәләрен, дәвалау физик культура һәм физиотерапия бүлекләрен карап чыктылар.