Свияжный бистәсендә гомер итүче Ралина әби Илаловага 90 яшь тулды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Ак күңелле акьәби туган көнендә бүләкләр алды.

(12 гыйнвар, “Апастово-информ”).


Ралина әби Илаловага гомер бәйрәме уңаеннан Ил башлыгының, район башлыгының Котлау хатлары, авыл җирлеге исеменнән истәлекле бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырылды.
Акьәбине котларга Каратун җирлеге башлыгы Рамилә Сабирҗанова килде. Ул сугыш чоры баласы, хөрмәтле ветеранга иң изге теләкләрен җиткереп, бүләкләрне тапшырды.
“Ралина апа җирлегебезнең мактаулы өлкәннәренең берсе ул. Аның бар гомере намуслы хезмәт белән бизәлгән. Сугыш һәм сугыштан соңгы елларның бар газапларын иңнәрендә күтәргән. Бүгенге көндә ул балаларының рәхим-шәфкатьлелеген тоеп, кадер-хөрмәттә гомер кичерә. Калган гомерен сызлануларсыз үтәргә язсын иде”, - дип теләде җирлек башлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International