Өлкән прокуратура хезмәткәрләре котлаулар кабул итте

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

Район прокуроры урынбасары Василий Макаров прокуратура өлкәсендә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкән хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән тәбрик итеп, район прокуроры Зөфәр Абитовның теләкләрен җиткерде.

Россия прокуратурасы оешуга 300 ел тулды. Әлеге уңайдан озак еллар прокуратура өлкәсендә эшләгән Сания апа Байкузина да котлаулар кабул итте.
Сания апа Байкузина прокуратура өлкәсендә 28 ел эшли. Баштарак ул канцелярия бүлегендә хезмәт итсә, соңрак өлкән белгеч вазифасын башкара. Сания апа “Россия прокуратурасына 290 ел“ медале иясе дә. Хезмәт ветераны исемен йөртә.
“Хезмәтебезне онытмыйлар. Игътибар, хөрмәт тоеп яшисе рәхәт тә, күңелле дә“, – ди Сания апа. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International