Районның янгын сүндерү бүлегенә Азбаба авылында мунча януы турында хәбәр 8 гыйнвар көнне 15 сәгать 43 минутта керә.
Янгын сүндерүчеләр, җаваплы затлар вакыйга булган урынга юнәлә. Ут йөгәнләнә. Тик мунча яраксыз хәлгә килә.
Тикшерү вакытында янгынның мичкә артык ягылу нәтиҗәсендә чыгу мөмкинлеге фаразлана. Бәхетсезлек очрагына тарыган гаиләдә мөмкинлеге чикләнгән кешеләр яшәве ачыклана. Бу хакта янгын куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Илдар Вәлиев белдерде.
“Ут-күздән сак булыгыз. Мичләрнең төзеклегенә аеруча да игътибар бирегез. Янган мичләрне игътибарсыз калдырмагыз“, – ди Илдар Вәлиев.