Апаста яшәүче Рөстәм һәм Резедә Нәҗмиевлар янә әти-әни булуыннан шатлык хисләре кичерделәр.
Уллары Әмир үсеп килүче тату гаиләдә кызлары да барлыкка килде. Яңа туган баланы Алинә дип атадылар.
Яшь гаилә, районда төпләнеп, туган як өчен хезмәт куя. Рөстәм – “Аграр яшьләр берләшмәсе“ җитәкчесе, Резеда – “Апас-мол“берләшмәсенең баш юристы.
- Балаларсыз гаилә юк, гаиләсез бәхетле балачак, шатлыклы һәм бәхетле Балалар Юк. Балалар - тормышыбызның төп мәгънәсе, балалар – ул шатлык һәм бәхет. Гаиләдә бала туу-зур шатлык. Һәр бала бәхетле булып үссен, яраткан гаиләдә үссен, – ди ЗАГС бүлеге җитәкчесе Розалия Насыйбуллина.