Мин бигрәк тә кышкы каникулларны яратам. Ул ничектер серле, үзенчәлекле. Түземсезлек белән Яңа елны көтәм. Мин инде ул яшьтә булуга карамастан, Кыш бабайның чын түгеллеген беләм, мин аннан могҗиза көтәм. Ә Могҗиза, чыннан да, Яңа ел бәйрәмендә бара.
Район үзәгендәге боз сараенда узган бүләкләү тантанасына чыршыга чакырылуларыма мин бик сөендем. 6 гыйнварда боз сараенда спортта уңышларга ирешкән укучыларны бүләкләү булды. Без Кыш Бабай, Кар Кызы һәм әкият персонажлары катнашында матур чара карадык. Ә бозда фигуралы шуучыларның чыгышы балаларга да, өлкәннәргә дә күңелле булды. Бәйрәмдә физкультура укытучысы Эльмир Рөстәм улы җитәкчелегендәге волейбол түгәрәгендә катнашучылар арасында 6 нчы сыйныфның җиде укучысы бүләкләнде. Без бу түгәрәкне бик яратабыз. Ел саен без спорт ярышларында катнашабыз, призлы урыннар яулыйбыз. Кыш бабай безнең тырышлыкны күрде һәм безне сөендерергә карар итте. Менә шундый ул игътибарлы һәм хәерле, Кыш Бабай!