Апасның иң җитез чаңгычылары ачыкланды

2022 елның 17 гыйнвары, дүшәмбе

“Чаңгы базасы” каршында район мәктәпләре арасында чаңгы ярышлары узды.


Ярышта районыбызның барлык мәктәпләреннән укучылар катнашты. Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде.
“Районыбызның бик матур “Чаңгы базасы” мәйданында иң җитез чаңгычылар ярыша. Бүгенге спорт бәйрәмендә 1 нче сыйныфтан алып, 11 нче сыйныфка кадәр укучылар катнаша. Район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма комитеты исеменнән сәламлим. Сезгә сәламәтлек, уңышлар телим. Спорт белән дус булган кеше сәламәт тә, тәртипле дә була”, - диде ул чыгышында.
Беренче булып стартка 1 нче сыйныф укучылары басты. Балаларына көч биреп торырга әти-әниләр дә килгән иде.
“Биредәге нәтиҗәләр ГТО нормалары булып та теркәлә. Чаңгы ярышы ГТОның кышкы төренә керә. Барлык укучыларга уңышлар телибез”, - диде районның яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International