Ул Татарстан Республикасының атказанган мәдәният һәм сәнгать эшлеклесе, Туфан Миңнуллин премиясе лауреаты, драматург, режиссер, актер, прозаик, Күренекле китаплар авторы, якташыбыз Әмир Камалиев истәлегенә багышлана.
- Хәтер мәңгелек, дип юкка гына әйтмиләр. Бу музейны булдырып, Әмир Камалиевның шәхси әйберләре, аның роле, әсәрләре тупладык. 2021 елда без «Әмир Камалиев музее " проектын әзерләдек. Аманулла». Бу эштә безгә үзәкләштерелгән клублар системасы методисты Гөлназ Хәбибуллина, тормыш иптәшем Г.Камалиева зур ярдәм күрсәтте. Татарстан Республикасының тел күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны тормышка ашыру өчен грантлар алу бәйгесендә катнашып, без 500 мең сум күләмендә грант оттык, – ди Шигай авыл клубы мөдире Дамир Камалиев.
Проект кысаларында кызыклы һәм мавыктыргыч чаралар, Камалиев Әмир Аманулла улының тормыш юлы һәм иҗатына багышланган экскурсияләр үткәрелде. Әлеге Грант кысаларында алынган акчалар уңышлы тормышка ашырылды. Район халкы музейга бик теләп йөриләр, танылган якташлары белән кызыксыналар, аны искә алалар. Шулай ук аның иҗаты буенча дуслары да музейның еш кунаклары булып тора.