Россия Пенсия Фонды хисаплары - 1 марттан да соңга калмыйча

2022 елның 18 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы буенча Пенсия фонды бүлеге иминләштерүчеләргә иминләштерелгән затларның стажы турында еллык хисап формасын (СЗВ-СТАЖ) 2022 елның 1 мартыннан да соңга калмыйча Пенсия фондының территориаль органнарына тапшырырга кирәк дип хәбәр итә.

Иминиятләштерелгән затларга пенсия билгеләү максатларында стажны исәпкә алу өчен кирәкле СЗВ-СТАЖ формасы буенча мәгълүматларны иминләштерүчеләр елга 1 тапкыр, хисап елыннан соң килүче елның 1 мартыннан да соңга калмыйча тапшыралар. Белешмәләр иминиятләштерүче тарафыннан үзендә эшләүче һәр иминләштерелгән зат турында, шул исәптән граждан-хокукый характердагы шартнамәләр төзегән затларны да, салымнар һәм җыемнар турында Россия Федерациясе законнары нигезендә түләүләргә иминият взнослары күчерелә.

Иминләштерүчеләрдән телекоммуникацион элемтә каналлары буенча хисапларны кабул итү Россия Пенсия фондының территориаль органнары тарафыннан ял (бәйрәм )көннәрендә гамәлгә ашырыла.

Гамәлдәге закон нигезендә, иминләштерүчеләр тарафыннан билгеләнгән срокта хисап тапшырмаган, иминләштерүчеләргә тулы булмаган яки дөрес булмаган белешмәләр биргән өчен, һәр иминләштерелгән затка карата 500 сум күләмендә финанс санкцияләре кулланыла. Ә электрон документлар формасындагы мәгълүматларны тапшыру тәртибен үтәмәгән өчен-1000 сум. Моннан тыш, вазыйфаи затка штрафлар салынырга мөмкин.

 "Эш бирүчеләргә уңайлы булсын өчен «ПД буенча» иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерү программасының актуаль версиясе РПФ сайтының «эш бирүчеләргә» – «программа тәэминаты» – «иминиятләштерүчеләрнең документларын тикшерүнең программалы тәэмин ителеше» бүлегендә урнаштырылган, – дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы буенча РПФ идарәчесе Эдуард Вафин.

 СЗВ-СТАЖ формасы буенча белешмәләр тапшыру тәртибе турында мәгълүматны РПФның Бердәм Контакт-үзәге телефоны буенча алырга мөмкин: 8-800-600-000.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International