Район башлыгы Айрат Җиһаншин халыкны борчыган проблемаларны өйрәнде.
Җыенда шулай ук җитәкче-белгечләр дә катнашты. Һәр проблема уртага салып сөйләшенде. Аларны чишү юллары каралды. Җирлек башлыклары авылның тормыш-көнкүреше белән таныштырдылар, башкарылган эшләр турында хисап тоттылар.
Очрашуда иң мөһим темаларның берсе – коронавирус чиренә каршы вакцинацияләүнең торышы иде.
“Вакцинага каршы барган имеш-мимешләрне тыңлап, үзегезгә һәм якыннарыгызга куркыныч тудырмагыз. Райондашларыбызны югалтмыйк, сәламәт булыйк”, - диде район башлыгы.