Апаста кабат салмыш шофер тоткарланган

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Районның ЮХИДИ бүлеге мәгълүматларына караганда, соңгы айда салмыш килеш руль артына утыручылар саны арткан.

Свияжный юлында “Лада Гранта“ машинасын туктаткач та, шоферының исерткечләр кулланган булуы ачыклана. Ул юлының имин тәмамланачагына ышанып юлга чыккан һәм ялгышкан.

Хәзер шоферга 30 мең сум штраф яный һәм 1,5 ел җәяү йөреп торырга туры киләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International