Халык белән очрашулар район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә уза.
Район җитәкчелеге Чирмешән, Олы Бакырчы, Урта Балтай авыл җирлекләрендә яшәүче халык белән очрашты.
Авыл җирлекләре башлыклары башкарылган һәм башкарылачак эшләр, авыл халкының көнкүреше хакында чыгыш ясадылар.
Җыеннарда авыл җирлекләрендәге социаль-икътисадый вәзгыять, халык сәламәтлеге, коронавируска каршы вакцинация узу мәсьәләсе ассызыкланды.
Халык төрле мәсьәләләр буенча җитәкче-белгечләргә мөрәҗәгать итеп, борчыган сорауларына җавап алды.
#яшәавылымминем