Иске Йомралы хоккей мәйданчыгында кичке уеннар узды.
Биредә Апас яшьләре командасы белән Иске Йомралының “Легион“ ветераннар командасы көч сынашты. Уен Апас яшьләре файдасына 7:3 белән тәмамланды. Уенчыларның күңеле күтәренке иде.
“Бозда ике буынның очрашуы бик күңелле булды. Очрашу, аралашу, спортка тартылу, башкаларга матур үрнәк күрсәтү тәрбия чарасы да булып тора“, – ди Радик Галимҗанов.