“Җәмигъ” мәчетендә район абыстайлары җыены узды

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Әлеге очрашу “2022 ел милли мәдәни хәзинәләрне саклау елы” уңаеннан оештырылды.

Дини җыенда Идел Болгар илендә ислам динен кабул итүгә - 1100 ел тулу уңаеннан яшьләр, авыл халкы арасында гореф-гадәтләрне, йолаларны торгызу, мәдәният учаклары белән тыгыз элемтәдә эшләү кирәклегенә басым ясалды.
Карабайдан Земфира Зарипованың “Гыйлем иясенең һәм гыйлем алучының әдәпләре”, Олы Болгаердан Миңнегөл Галиеваның “Мөселманнарның милләткә һәм Ватанга мөнәсәбәте” темаларына чыгыш-вәгазьләре бик кызыксыну белән тыңланды. Җыелышта мөхтәсиб Мирхәт хәзрәт катнашты. Ул алда торган бурычлар турында чыгыш ясады, тәкъдимнәрен, киңәшләрен бирде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International