Апас эшкуарлары маркетплейсларда эшләргә өйрәнделәр

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Ак Барс Банк Татарстанның электрон сәүдә үзәге белән берлектә Безнең район эшмәкәрләре өчен тематик бизнес-очрашу үткәрде.

Экспертлар интернет аша сәүдәнең нечкәлекләре турында сөйләделәр, банк ресурсларын кулланып, эшкуарлык эшчәнлеген үстерү буенча тәкъдимнәр әйттеләр. Электрон сәүдә үзәгенең үсеш департаменты җитәкчесе Анна Гурьянова, электрон сәүдә үзәге менеджеры Айдар Идрисов маркетплейсларга чыгу алымнары, үзәк эшчәнлеге белән таныштырдылар һәм уңышлы мисаллар турында сөйләделәр.
Эшлекле активлык районның социаль-икътисади үсешендә, халыкның яшәү рәвешен яхшыртуда мөһим урын алып тора. Финанс учреждениеләре эшкуарларга ярдәм итүнең төрле дәүләт программаларын тәкъдим итәләр, алар турында үз чыгышында "Ак Барс" банкының кече бизнесны үстерү дирекциясе директоры Ольга Туманова сөйләде, ачык диалог форматында узган Бизнес-очрашу район бизнесменнары актуаль сорауларга җаваплар алдылар.
Дәвеш авылыннан Наилә Әхмәдиева эшмәкәрлек белән 2005 елдан бирле шөгыльләнә. Бу юнәлештә зур тәҗрибә тупладым.
- Маркетплейсларда авыл хуҗалыгы продукциясе белән эшләү эшмәкәрләрдән зур осталык таләп итә. Шуңа күрә без авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучыга җиткерергә мөмкинлек бирүче онлайн-сервисны куллануда кызыксынабыз. Якын арада без мондый сервисны эшләтеп җибәрергә планлаштырабыз. Апас районы продукциясен Казанда һәм башка шәһәрләрдә сатып алырга мөмкин булачак, - дип билгеләп үтте Наилә Әхмәдиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International