Анда Апас, Казан, Яшел Үзән, Кайбыч, Буа, Кама Тамагы, Чүпрәленең 9 командасыннан 120 бала катнашты. Келәмдә 26 кг. нан 75 кг. га кадәр һәм аннан да югарырак авырлык категориясендә яшь көрәшчеләр көч сынашты. Узган ел белән чагыштырганда ярышларда катнашучылар саны да шактый арткан.
– Узган ел 80 көрәшче катнашса, быел келәмгә 120 егет чыкты. Алар арасында бөтенләй яшь спортчылар да, Россия чемпионнары булган көрәшчеләр дә бар. Ел саен гыйнвар башында үткәрелә торган ярышлар безнең районда матур традициягә әверелде, - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, Россиянең спорт мастеры Ринат Гыйләҗев.
Балалар үз осталыкларын күрсәтү һәм келәмдә җиңү яулау өчен бөтен көчләрен куйдылар. Беркем дә җиңелүгә түзәргә теләмәсә дә, катнашучылар, чын ир-ат буларак, җиңелә дә, көндәшләрен җиңү белән котлый да алдылар. Әлбәттә, үз-үзләренә тәҗрибә, осталык, көч һәм чыдамлыкны берләштергән батырлар җиңүче булды.
Келәмдә көрәш иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Бер-берсе белән янәшә урнашкан ике келәм бер минут та буш тормады. Баш батыр исеме өчен көрәш киеренке барды. Максатчан егетләр җиңүгә ирештеләр.
Ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын Татарстан Республикасы Көрәш федерациясе башкарма директоры, милли көрәш буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Марсель Таһиров, Татарстан көрәшчеләре командасының баш тренеры, Россиянең атказанган спорт мастеры, Татарстан Республикасының Атказанган физик культура хезмәткәре, атказанган тренер Фәрит Шәйхетдинов билгеләп үтте.
Чара барышында Морзада яшәүче көрәш тренеры Нурислам Сәгъдиевка, баш судьяга, көрәш буенча ярышларның тренеры Ринат Гыйләмовка Татарстан Республикасы Көрәш федерациясенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ярышларда ел саен Казаннан ике команда катнаша. Алар быел да бик теләп безнең районга килделәр.
– Туган якларыма бик теләп килдем. Көрәш буенча ярышларга беренче тапкыр гына килмибез. Ярышлар югары дәрәҗәдә үтте. Катнашучылар, көчле көндәшләр күп иде. Мондый ярышлар үсеп килүче буында батырлык, дисциплина, җиңүгә омтылыш тәрбияләргә ярдәм итә. Мин үзем дә Апас район Сабантуйларында еш батыр булдым, - ди көрәшче, тренер, Яңа Ишеево авылында туып-үскән Илдар Волков.
Яшь булуына карамастан, Апас егете Владислав Петров инде берничә тапкыр җиңү шатлыгын кичерде. Район башлыгы кубогына үткәрелгән ярышларда да ул беренче урынны яулады.
Көрәш буенча ярышларның баш батыры исемен яулау җиңел булмады. Келәмгә Чүри-Бураштан Раян Нургалиев һәм Апастан Азамат Мөхәммәтшин чыккач, көрәшнең барышын күзәтеп тордылар. Көндәшләр бер үк төрле көчле, тәҗрибәле, көрәш алымнарын яхшы белә иде. Көрәш нәтиҗәсендә Азамат Мөхәммәтшин янә батыр булды. Аның җилкәсенә бик зур тәкә салынган, ул хәтта бу көчле егетне дә бик авыр тотып кала.
- Бүген мин тугызынчы тәкә алып кайтам. Җиңү җиңел бирелмәде. Көндәшләрем дә көчле иде. Әти-әниемә, тренерым Ринат абыйга, минем өчен ярдәм иткән оештыручыларга зур рәхмәт, - ди Татарстан һәм Россия чемпионы исеменә лаек булган батыр Азамат.
Барлык җиңүчеләргә призлар, медальләр, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кубок, ел саен кебек үк, Апас командасы кулында калды.
Бүләкләү тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин катнашты. Ул тренерларга рәхмәт белдерде һәм көрәшчеләргә изге теләкләрен җиткерде.