Кышкы спорт төре буенча ярышларда районның барлык мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары катнашты. Бу көнне чаңгыга 52 кыз һәм 58 егет басты.
Чараны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде һәм җыелучыларны район башлыгы Айрат Җиһаншин, район Советы, башкарма комитет исеменнән сәламләде.
Стартка беренче булып 1-2 сыйныф укучылары чыкты. Әти-әниләр дә үз балаларына ярдәм итәргә килгән иде.
Ярышлар барышында укучылар ГТО нормаларын тапшырдылар.
- Нәтиҗәләр ГТО нормалары белән теркәлә. Чаңгы ярышлары спортның кышкы төрләренә карый. Барлык укучыларга да уңышлар телибез, - диде яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов.
Зур Күккүз һәм Апас мәктәпләре укучылары ярышларга яхшы әзерлек белән килде, бик күп призлы урыннар яуладылар.
Апаста чаңгы ярышлары призерлары
2013-2014 нче елларда туган укучылар 400 метр дистанциядә ярыштылар. Малайлар арасында менә дигән нәтиҗәләр күрсәттеләр: I урын – Арсений Орешкин, Табар Черкене мәктәбе, II урын-Чыңгыз Рәхимов, Апас мәктәбе, III урын – Ранис Гыйсматуллин, Апас мәктәбе; кызлар арасында дистанцияне беренче булып уздылар: I урын – Адилә Гаффарова, Апас мәктәбе, II урын – Вәсилә Милютина, Апас мәктәбе, III урын – Ләйлә Шакирова, Апас мәктәбе.
2010-2012 елларда туган укучылар 800 метр дистанциягә ярыштылар. Малайлар арасында призлы урыннар түбәндәгечә бүленде: I урын – Әмир Шәрәфиев, Каратун мәктәбе, II урын – Әмир Садриев, Олы Күккүз мәктәбе, III урын – Данияр Сираҗиев, Каратун мәктәбе; кызлар арасында: I урын – Ландыш Сәлахова, Апас мәктәбе, II урын – Адилә Сәйфетдинова, Бакырчы мәктәбе, III урын – Екатерина Авдеюк, Зур Күккүз мәктәбе.
2007-2009 елларда туган мәктәп укучылары 1300 метр дистанциядә ярыштылар. Егетләр арасында иң яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр:
I урын-Фаил Гаязов, Зур Күккүз мәктәбе, II урын – Разил Гыйләҗев, Зур Күккүз мәктәбе, III урын – Инсаф Габдериев, Каратун мәктәбе; кызлар арасында: I урын – Зарина Миңнуллина, Зур Күккүз мәктәбе, II урын – Назлыгөл Баязова, Олы Күккүз мәктәбе; III урын – Эльвина Миңнуллина, Биеш мәктәбе.
2004-2006 елларда туган укучылар 1600 метр дистанциягә узыштылар. Егетләр арасында бу дистанциядә иң яхшылар: I урын-Илназ Моратов, аграр көллият, II урын – Фаил Нәбиев, Зур Күккүз мәктәбе, III урын – Инсаф Шәрәфиев, Каратун мәктәбе; кызлар арасында: I урын – Динара Гатауллина, Чүри-Бураш мәктәбе, II урын – Фәнилә Ибраһимова, Зур Күккүз мәктәбе, III урын – Илнар Хәйбуллина, Каратун мәктәбе.