Район җитәкчелегенең халык белән очрашуы-җирлек тормышының аерылгысыз һәм кирәкле өлеше

2022 елның 24 гыйнвары, дүшәмбе

Биредә һәр катнашучы үзен кызыксындырган сорауларны җитәкчелеккә бирә һәм аларга җаваплар ала ала ала. Район буенча халык җыеннары Олы Болгар авыл җирлегеннән башланды.

Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүри-Бураш, Иске Йомралы һәм Ишеево авыл җирлекләрендә дәвам итте. Район башлыгы Айрат Җиһаншин рәислегендә халык белән очрашулар һәм фикер алышулар уза. Җыенда шулай ук район прокуроры, урынбасарлары, полиция хезмәткәрләре, төрле тармак вәкилләре катнашты. 
Җирлек башлыклары 2021 елда башкарылган эшләр турында хисап тоттылар, агымдагы елга планнар турында сөйләделәр. 
 
Сәламәтлек беренче урында 
Беренчеләрдән булып халыкның сәламәтлеге, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү мәсьәләсе күтәрелде. Авыл фельдшерларының чыгышлары тыңланды. 
- Ишетүләргә ышанмагыз. Үз сәламәтлегеңне кайгыртырга кирәк. Вакцинация сезнең үзегезне генә түгел, туганнарыгызны, якыннарыгызны да нәтиҗәләрдән саклый, – дип ассызыклады район башлыгы. 
 
Авыл хуҗалыгы 
Җыеннарда шулай ук пай җирләрен арендалау хисабына бирелергә тиешле ашлык, печән, пай җирләрен тапшыру мәсьәләләре дә күтәрелде. 
- Корылыклы ел аркасында без халыкка җитәрлек күләмдә печән бирә алмадык. Печәнне хуҗалыклар фермаларында кышлату өчен генә җыйганнар. Пай җирләре өчен халык белән акча һәм шикәр комы түләделәр. Пай җирләрен тапшыруга килгәндә исә, аларны кире алмаска кирәк, чөнки алар арендасына килешү 49 елга төзелгән. Әгәр дә сез КФХ ачасыз икән, эшкәртү өчен техникагыз бар икән, бу җир алырга теләгегез булса, бу очракта моны эшләргә була. Безнең бурыч – Җир алу гына түгел, аны нәтиҗәле файдалану да. Әгәр сез берете җирне, сез анда эшләргә тиеш. Ул чакта без сезгә ярдәм итәчәкбез,-диде "Апас-мол" берләшмәсе җитәкчесе Марат Хәсәнов. 
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин терлек сатып алганда уяу булырга чакырды. 
- Без чиста авыл хуҗалыгы районы. Терлек асраудан башка булмый. Әмма терлек сатып алганда уяу булыгыз. Кайбер төбәкләрдә, аерым алганда, Оренбург өлкәсендә, ачыкланган. Шуңа күрә сатып алган вакытта сатучылардан тиешле документлар сорагыз. Яки безнең ветеринария табибларына мөрәҗәгать итегез, һәм 1-2 көннән соң малларның сәламәтлеге турында хәбәр итәрбез. Шулай ук февральдән язгы чаралар башлана. Субсидияләр алу өчен кирәкле документларны вакытында җыярга тырышыгыз, - диде ул. 
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Гыйсмәтов авыл хуҗалыгы өлкәсендәге грантларга тукталды. Ул район халкын авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан билгеләнгән программаларда катнашырга, активрак булырга чакырды.

Тулырак мәгълүмат: http://apastovo.ru/news/novosti-tv/vstrechi-rukovodstva-rayona-s-naseleniem-neotemlemaya-i-neobkhodimaya-chast-zhizni-poseleniy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International