Апас шәһәр тибындагы поселогы сырхауханәсенә 2021 елда «Земский доктор» программасы буенча табиб-терапевт эшкә урнаша. Медицинада эшләү тәҗрибәсе булган белгеч бер ел элек Ульяновск шәһәреннән авыл җиренә күчеп килә. Биредә, Татарстанда, участок терапевты «Земский доктор» программасында катнаша һәм миллион ярым сум акча ала.
«Апас РҮХ» ДАССОның табиб-терапевты Травин Алексей Германович: « мин Ульяновск дәүләт медицина академиясен тәмамладым, белгечлек буенча эшләдем. Аннары башка республикага, гаилә хәлләре буенча күчәргә карар кыла. Менә биредә акча алдым, йорт сатып алуга акча салырмын дип уйлыйм.
Билгеләп үтик, республика районнарында арендалы торак программасы эшли, аерым алганда, Түбән Камада, Чаллыда, Чистайда һәм башка урыннарда социаль найм яки хезмәт торагы бирелә. Медицина оешмалары җитәкчеләре яңа килгән табибларга фатирларны арендага алу, торак-коммуналь хуҗалык чыгымнарын компенсацияләячәк.
2018 елдан башлап «Земский доктор» программасы ТРда РФ Хөкүмәтенең «Сәламәтлек саклау «илкүләм проектының» сәламәтлек саклауны үстерү «Россия Федерациясенең дәүләт программасын раслау турында»гы карары нигезендә тормышка ашырыла. 2021 елда әлеге программа буенча 104 белгеч җәлеп ителгән, шуларның 72 табиб һәм 32 урта медицина хезмәткәре.