Апас районы фермерлары конференциясе узды

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Бүген район башкарма комитетының утырышлар залында район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Радик Гыйсмәтов катнашында фермерларның район конференциясе булды. Чарада катнашучылар район ассоциациясе Советы эшчәнлеген уңай бәяләделәр. Конференциядә район ассоциациясе рәисе итеп Илдус Хәбибуллин сайланды.

 Район башлыгы крестьян-фермер хуҗалыкларының, гаилә фермаларының һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның район агросәнәгать үсешендә зур роль уйнавын билгеләп үтте.Конференциядә шулай ук эштә иң югары күрсәткечләргә ирешкән фермерлар да билгеләп үтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International