2022 елның 1 июненнән 2026 елның 31 маена кадәр Апас район судының эшен тәэмин итү өчен антлы утырышчыларына кандидатлар исемлеген һәм запас исемлеген төзү турында хәбәр

2022 елның 27 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Апас муниципаль районы башкарма комитеты Апас муниципаль районында яшәүче гражданнарга 2022 елның 1 июненнән 2026 елның 31 маена кадәр Апас район суды эшен тәэмин итү өчен антлы утырышчыларына кандидатларның исемлеген һәм запас исемлеген төзү турында хәбәр итә.

Антлы утырышчыларга кандидатлар, Россия Федерациясенең "Сайлау" дәүләт автоматлаштырылган системасын кулланып очраклы сайлап алу юлы белән билгеләнә.

Шул ук вакытта сайлап алынган гражданнар арасыннан Федераль законның 3 статьясындагы 2 өлеше нигезендә антлы утырышчылар була алмый торган затлар төшереп калдырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International